news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айгөл Әхмәтгалиева: Бүтәннәрне әйдәп барырдай, тирән фикерле шәхесләр санаулы буладыр

27 мартта Татарстан Язучылар берлеге корылтае узачак, яңа срокка рәис сайланачак. Язучылар берлеге белән идарә итүче нинди булырга тиеш? Берлеккә җитәкчелек – авыр эшме? Язучы Айгөл Әхмәтгалиева әлеге сорауларга карата үз фикерен белдерде.

Айгөл Әхмәтгалиева: Бүтәннәрне әйдәп барырдай, тирән фикерле шәхесләр санаулы буладыр
Фото: «Татар-информ»

- Соңгы елларда оешманы Ркаил Зәйдулла җитәкләде. Аңа карата зарлану сүзе әйтә алмыйм, шәхесен, үз фикере булуын, аны курыкмыйча әйтә белүен хөрмәт итәм. Татар әдәбиятын башка халыкларга ирештерүдә хезмәте бик зур, соңгы елларда байтак тәрҗемә китаплары дөнья күрде. Еш булмаса да, иҗатын карап барам, социаль челтәрләр бик җайлы бит хәзер.

Бүтәннәрне әйдәп барырдай, тирән фикергә ия шәхесләр санаулы гына буладыр. Башка кандидатуралардан хәбәрдар түгелмен. Моңа хәтле ныклы кул белән җитәкләп барган икән, миңа калса, алга таба да Ркаил Зәйдулла нәкъ шул рухта дәвам итә ала, ди ул.

Язучы һәм шагыйрьләрнең күзаллаулары, фикерләрен туплап, «Интертат» сайты өчен Гөлнар Гарифуллина язды.

news_right_1
news_right_2
news_bot