Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Айгөл Әхмәтгалиева: Бөтен гадәти язманы «хикәя» дип атап, укучының зәвыгын бозмыйбызмы?
Язучы Айгөл Әхмәтгалиева матбугатта укучылардан килгән гадәти язмаларны хикәя жанры итеп күрсәтүгә борчылуын белдерде. Сөйләшү Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы идарә утырышында остаханәләр җитәкчеләре үзләренең еллык планнары белән бүлешкәндә булды.
«Укучының зәвыгын шул рәвешле бозу безнең тарафтан җинаять түгелме икән, дигән усалрак фикерем бар. Шуңа күрә әдипләрне һәм газета мөхәррирләрен, журналистларны чакырып бер сөйләшү оештырып булмасмы, дигән тәкъдимем бар», – диде Айгөл Әхмәтгалиева Татарстан Язучылар берлегенең идарә утырышында Берлекнең проза остаханәсе җитәкчесе буларак.
«Мин әдәби конкурслар жюриларында эшлим. Хикәя дип язганнары арасында бер хикәя булмый. Алар бит хикәя дип уйлап җибәрәләр. Аларга аңлатуның нинди формасын табарга?» – дип сүзгә кушылды Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова.
«Чын хикәя язу – роман язуга караганда да авыр. Иң нәзберек әдәби жанр санала», – дип теманы дәвам итте Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров.
Айгөл Әхмәтгалиева чыгышын дәвам итеп, проза остаханәсендә яшьләр белән ешрак аралашырга, әдәбиятка яңа килгән язучыларның беренче әсәрләрен укып, юнәлеш күрсәтергә тәкъдим итте.
«Очрашуларга йөргәндә, яшьләр авызыннан: «Бүгенге әдәбият безгә кызык түгел», – дигән фикер яңгырый. «Нәрсә ошамый?», «Нәрсә кызык булыр иде?», «Нинди темалар көтәсез?» дигән сораулар биреп карыйм үземчә. Бәлки, актив студентларны очрашуларга чакырып, «Заман яшьләре бүгенге язучыдан нәрсә көтә?» дигән сорау куеп, җавап ук таба алмасак та, ачкыч таба алмабызмы икән?» – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз