Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Айгиз Баймөхәммәтов: Татар язучылары да дәүләт премиясе белән яшь чагында бәяләнсен иде
Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясенең быелгы лауреатлары арасында башкорт, татар һәм, гомумән, төрки дөньяда яхшы билгеле язучы Айгиз Баймөхәммәтов тә бар. Шушы көннәрдә Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров Указы белән премиянең яңа лауреатлары игълан ителде.
«Татар әдәбиятында яшь, талантлы язучылар бар. Аларны да яшь чагында Тукай исемендәге дәүләт премиясе белән бәяләүләрен телим. Туксанга җиткәч түгел!» – диде Айгиз Баймөхәммәтов «Татар-информ» хәбәрчесенең котлауларын кабул иткәч.
- Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов бу премиягә «Я птицей обернусь» дип аталган өч повесте тупланган китабы өчен лаек булган.
- Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясенең быелгы лауреатлары арасында «Көрәш сарае» архитектура проекты өчен инфраструктура һәм социаль проектларны гамәлгә ашыру фонды генераль директоры Андрей Стариков, «Память земли. Сила Урала» сынлы сәнгать әсәрләре сериясе өчен Әмир Мәҗитов һәм Җәлил Сөләйманов, «Потомки Салавата» театральләштерелгән тамаша өчен Башкортстан дәүләт филармониясе баш режиссеры Чулпан Аскарова да бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз