news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айгиз Баймөхәммәтов: Татар әдәбиятында иҗатчылар күп, әмма аларны таныту җитми

«Төп проблема шунда: тәрҗемә, кино өлкәсенә акча бүлеп бирү, шул өлкәне күрсәтү кирәк», - диде башкорт язучысы.

Айгиз Баймөхәммәтов: Татар әдәбиятында иҗатчылар күп, әмма аларны таныту җитми
Солтан Исхаков/архив

Төрки дөньяда популярлык казанган башкорт язучысы, «Шоңкар» журналының баш мөхәррире Айгиз Баймөхәммәтов фикеренчә, татар әдәбиятында иҗатчылар күп, аның алтын фонды зур. Аның фикеренчә, татар әсәрләрен төрле телләргә тәрҗемә итеп, дөньяга тәкъдим итү җитми.

«Әлбәттә, Габдулла Тукай – бөек шагыйрь. Әмма аннан башка да татар язучылары бар. Кешегә проза тизрәк барып җитә, күбрәк тәэсирләндерә. Бүгенге көндә прозаикларга да игътибар кирәк. Аларның әсәрләре буенча тарихи фильмнар төшерсеннәр иде. Мин, мәсәлән, Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗевнең әсәрләрен яратып укыйм. Аларны без башкортчага тәрҗемә итеп, «Шоңкар» журналында да бастырдык», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, татар әдәбияты югары дәрәҗәдә, бүгенге көндә дә бик күп әсәрләр тудырыла. «Төп проблема шунда: тәрҗемә, кино өлкәсенә акча бүлеп бирү, шул өлкәне күрсәтү кирәк. Мостай Кәримнең «Сеңел» дигән фильмы – шуңа ачык мисал. Ул Россия дәрәҗәсендә нинди яңгыраш алды! Бу бөтен әдәбиятыбызның горурлыгы», - дип саный язучы.

«Мин үземне зур дәрәҗәдә танылдым дип исәпләмим. Башкорт әдәбиятында, татарныкында да миннән дә зуррак язучылар бар. Аларны күрсәтә белү генә кирәк. Беренче чиратта, бу карар хөкүмәт дәрәҗәсендә кабул ителсә, бик шәп булыр иде. Язучыны күтәрергә бик җиңел, әмма чыгымнар кирәк», - диде ул.

Айгиз Баймөхәммәтов Совет чорында бик күп халыклар танылганын әйтте. «Шул ук башкорт әдәбиятын Мостай Кәрим дөньяга таныткан. Калмыклар, балкарлар да үзләрен күрсәтә алган. Бу яктан караганда, Совет әдәбиятында бөтен көч Муса Җәлилгә киткән дип уйлыйм. Бәлки, ул идеология булгандыр. Ул чын иҗатчы, герой-шагыйрь булган. Шуңа күрә дә татарларга Муса Җәлилне таныту да җитеп тора, дигәннәрдер?» – диде язучы.

«Ул вакытта яшәгән иҗатчыларны Совет яки халыкара дәрәҗәдә күрсәтә алмаганнар. Бүгенге көнгә әйләнеп кайтканда, төрки дөньяда таныла алмау - ул бөтен милли әдәбиятларга хас. Татарлар арасында бөтен төрки дөньяга танылган язучы бар. Исемен әйтеп тормыйм, аның әсәре буенча фильм да төшерделәр, әсәрләрен күп телләргә тәрҗемә иттеләр. Милләте буенча татар булса да, мин анда татарлык рухын тоймыйм», - диде язучы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100