Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Айгиз Баймөхәммәтов Россия Язучылар берлеге идарәсе составына керде

Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов Россия Язучылар берлеге идарәсе составына керде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Берлек идарәсенә 50 кеше керде, алар арасында язучылар Игорь Волгин, Сергей Лукьяненко, Сергей Минаев, Захар Прилепин һәм Александр Проханов, шагыйрь Евгений Рейн, режиссерлар Константин Богомолов һәм Карен Шахназаров, шулай ук Әдәби музей директоры Дмитрий Бак бар.
Искәртеп үтәбез, РФ Президенты ярдәмчесе Владимир Мединскийның Россия Язучылар берлегенең рәисе - беренче секретаре итеп сайлануын хакында хәбәр иткән иде. Мединский кандидатурасы Россия Язучылар берлегенең чираттан тыш XVII съездында делегатлар тарафыннан хупланды. Аның кандидатурасын Россия Язучылар берлеге идарәсе рәисе Николай Иванов тәкъдим итте, ул аңа кадәр вәкаләтләрен үз теләге белән өстеннән төшерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз