news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айгиз Баймөхәммәтов Казахстанның мактаулы язучысы булды

Айгиз Баймөхәммәтов Казахстанның мактаулы язучысы булды
Фото: © "Татар-информ"

Башкортстан Язучылар берлеге рәисе, Башкортстан Республикасы Корылтае – Дәүләт Җыены депутаты Айгиз Баймөхәммәтов әдәбиятка керткән өлеше өчен «Казахстанның мактаулы язучысы» исеменә лаек булды. «Казакстанның күрметте жасушысы» бүләген аңа Алматада Казахстан Язучылар берлегенең 90 еллыгына багышланган тантаналы чарада тапшырганнар. Шулай ук язучыга казахларның милли киеме – чапан да бүләк иткәннәр дип яза «Башинформ» агентлыгы.

Казахстан Язучылар берлеге рәисе Мереке Кулькенов әйткәнчә, бу бүләк Казахстанның рухи тормышына һәм әдәбиятына саллы өлеш керткән кешеләрнең иҗатын хөрмәт итүнең ачык дәлиле булып тора.

Башкорт язучысының иҗаты Казахстанда яхшы билгеле. Айгиз Баймөхәммәтовның «Ташлама, әнкәй!» китабы казах телендә 10 тапкыр яңадан басылып чыккан. Айгиз Баймөхәммәтов тәрҗемәче буларак та билгеле, ул казах язучыларының күп кенә әсәрләрен башкорт теленә тәрҗемә итеп чыгарган. 2018 елда автор Алмата өлкәсе акимының Рәхмәт хатына да лаек булган, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot