news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айгиз Баймөхәммәтов: Башкортстанга татарча басма барып җитми дигән сүз дөрес түгел

«Татарстан китап нәшриятында яңа чыккан китап Башкортстанның һәр шәһәрендә китап кибете киштәләрендә бар», - диде язучы.

Айгиз Баймөхәммәтов: Башкортстанга татарча басма барып җитми дигән сүз дөрес түгел
Салават Камалетдинов/архив

Төрки дөньяда популярлык казанган башкорт язучысы, «Шоңкар» журналының баш мөхәррире Айгиз Баймөхәммәтов Башкортстан кибетләре һәм китап сату нокталарында татар әдәбияты, татар матбугатына зур урын бирелгәнен әйтте.

«Башкортстанда дәүләт китап кибетләреннән тыш, «Агыйдел» һәм «Планета» кибет челтәрләре киң таралган. Алар Башкортстанның 21 шәһәрендә бар. Зуррак шәһәрләрдә хәтта икешәр кибет бар. Һәр кибеттә башкорт һәм татар әдәбияты китаплары бүлеге урын алган», - дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, Башкортстан районында яшәгән кешегә башкорт, татар телендәге әдәбият барып җитми дигән сүз дөрес түгел. «Чөнки ул, чынлап та, игътибар үзәгендә тора. Әйтик, Татарстан китап нәшриятында яңа чыккан китап һәрчак китап кибете киштәләрендә бар», - диде ул.

«Китап кибетенә товар килсә, кеше аны сатып алып укый. Берәү дә аның авызына сукмый, тыймый. Мәсәлән, Уфа үзәгендә Ленин урамындагы китап кибетендә китап киштәләрен күрдек. Башка китап кибетләрендә дә шундый ук киштәләр бар. Укырга теләгән кеше китапны сатып ала. Китапханәләргә татар китапларын күбрәк җибәрү мәсьәләсе турында уйланырга кирәк дип саныйм. Әмма кеше үзе сатып алган китап кадерлерәк», - диде Айгиз Баймөхәммәтов.

Уфада Ленин урамындагы китап кибете

Ул «Казан утлары» журналының кесә китабы сериясе популяр булуын әйтте. «Яңа китап Казанда тәкъдим ителгәннән соң бер атна үткәч, Башкортстанда сатуга куела. Уфада тукталыш саен «Уфа-печать» дигән киоск бар. Һәр тукталыштагы киоскта «Казан утлары», «Сөембикә» журналлары, «Шәһри Казан» газетасы сатыла», - диде язучы.

 

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина 

«Кем матбугатны укырга тели, биредә ул җитәрлек дәрәҗәдә тәкъдим ителгән. Татарстан китап нәшрияты белән кардәшлек китабы сериясе бар, ягъни алмаш китаплар чыгару эше дә алып барыла. Мәсәлән, Ленар Шәех, Газинур Морат, Факил Сафинның китаплары башкорт теленә тәрҗемә ителеп чыкты», - дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100