news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«АИГЕЛ» төркеме Берлин фестивалендә татар телендәге клип белән Россияне тәкъдим итәчәк

Айгөл Гайсина һәм Илья Барамия татар телендәге «1190» җырына клип тәкъдим итәчәк.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). «АИГЕЛ» төркеме Berlin Music Video Awards фестивалендә татар телендәге «1190» җырына клип тәкъдим итәчәк. Төркем әгъзалары Айгөл Гайсина һәм Илья Барамия бу хакта социаль челтәрдәге үз сәхифәләрендә хәбәр итә. Фестиваль май ахырында Германия башкаласында узачак.

«Россияне татар телендәге җыр белән тәкъдим итү – зур дәрәҗә! Фестиваль оештырыла башлаганнан алып анда Казан арты диалектындагы татар теле ничә мәртәбә яңгыраган икән? Дөрес, бер тапкыр да! Бу – безнең өчен зур горурлык», - дип язган төркем солисты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100