news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«АИГЕЛ» солисты Казанга яшәргә күчкән

Коронавирус белән бәйле булган вәзгыятьнең кискенләшүеннән куркып, Айгөл Гайсина яшәү өчен Татарстан башкаласын сайлаган.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Чаллы шагыйрәсе, «АИГЕЛ» дуэты солисты Айгөл Гайсина Чаллыдан Казанга күченде. Бу хакта Айгөл үзенең «Инстаграм» аккаунтында хәбәр итте.

Җырчы Мәскәүгә күчәргә планлаштырганын сөйләде, ләкин аның планнарын Covid-19 үзгәрткән, чөнки нәкъ менә Мәскәү укучыларын каникулга җибәргәннәр. Вәзгыятьнең кискенләшүеннән куркып, ул яшәү өчен Татарстан башкаласын сайларга булган.

Җырчы әлегә үзе яшәгән районны әйтми, чөнки «күз тидерергә курка».


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Короче я продала квартиру, собрала чемоданы, взяла свои пампушки и микрофон и с нехотевшим уезжать ребёнком договорилась расплатиться хомяком, нашла район, квартиру, нужную школу и должна была уже пульнуть туда дочь в понедельник 6 октября и ну конечно! Конечно же всех учеников Москвы 6 октября отправили на принудительные каникулы! И я психанула и вчера переехала в Казань! Надеюсь я знаю че делаю ребята!

Публикация от Айгель (@aigelslv)

news_right_1
news_right_2
news_bot