Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Җәйге музей лагере» өч инклюзив сменасында катнашуга гаризалар кабул итә башлады
«Җәйге музей лагере» мәдәни-белем бирү чарасының өч инклюзив сменасында катнашуга гариза кампаниясе старт алды. «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгы хезмәткәрләре төрле тәҗрибә белән шәһәрлеләрне эзлиләр.
Инклюзив сменалар музей, социаль һәм инклюзив программалар белән кызыксынучылар өчен туры киләчәк. Алар өчен махсус укыту оештыралар, шулай ук музей инклюзиясендә гамәли тәҗрибә бирәчәкләр, дип хәбәр иттеләр музей-тыюлык матбугат хезмәтендә.
28 апрельгә кадәр анкета тутырырга кирәк, аннары волонтерларны онлайн-очрашуга чакырачаклар. Финал исемлеге 8 майда бастырылачак. Катнашучының анкетасын сылтама буенча тутырырга мөмкин.
«Җәйге музей лагере» мәдәни-белем бирү чарасы турында тулырак мәгълүматны +7 (843) 567-81-22 телефоны номеры буенча белергә була.
Сорауларны шулай ук e-mail: access.kreml@kazan-kremlin.ru да кабул итәләр.
Проект СИБУР компаниясенең «Игелекле эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы ярдәмендә гамәлгә ашырыла һәм «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты максатларына туры килә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз