Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Җәйге каникулларда 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге укучылар өчен хезмәт бригадалары оештыралар
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Казан мәктәпләрендә җәйге каникулларда 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге укучылар өчен хезмәт бригадалары оештыралар. Мәктәп яны территориясенә һәм оешма эчендә куелган бурычларны уңышлы үтәгән балаларга акча түләнәчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов хәбәр итте.
Эшкә барлыгы 827 баланы җәлеп итәргә планлаштыралар. 13 көн дәвамында мәктәп укучылары 3 – 5 сәгать эшләячәк. 14 – 15 яшьлек балалар өчен хезмәт өчен түләү күләме 7,5 мең сумнан аз гына артыграк булачак. 16 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар бурычларны үтәгән өчен 8,6 мең сумга якын хезмәт хакы ала алачак, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.
Мәгариф оешмаларында хезмәт бригадалары турында тулырак мәгълүматны якындагы мәктәп ата-аналар җыелышларында сөйләячәкләр. Баланы эшкә сыйныф җитәкчесе аша языдырырга мөмкин, дип сөйләде шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз