news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җәйге каникулда 80 укучы Тукай районы оешмаларында эшләргә җыена

Тукай районы мәктәпләренең 80 укучысы җәйге каникулда «Ярыш», «Сәйдәш», «Гигант» һәм Кама Беконы кебек оешмаларга эшкә урнашачак. Шулай ук алар өчен җәй көне башка авыл җирлекләрендә дә эш урыннары бар.

Авыл җирлекләрендә эш табылмаса Тукай районыны мәшгульлек үзәге, укучыны эшкә урнаштыруны индивидуаль рәвештә башкара. Бу хакта «Якты юл» сайтында хәбәр ителә.

Моның өчен сез Тукай районы, Сөембикә проспекты, 47 йорт, 3 кат, 316нчы бүлмәгә мөрәҗәгать итә аласыз.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot