Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Җәйге чорда сезонлы вакансияләр арта»: яшүсмерләр каникулда ничә сәгать эшли ала?
Яшүсмерләр җәйге каникуллар чорында вакытлыча эшкә урнашырга теләсә, кая мөрәҗәгать итәргә? Ничә яшьтән рәсми рәвештә хезмәт куярга ярый һәм эшкә урнашканда нинди документлар таләп ителә? «Татар-информ» бүгенге көнгә актуаль булган мәгълүмат белән таныштыра.
Яшүсмерләрнең уртача хезмәт хакы нинди?
Татарстанда мәктәп яшендәге малайлар һәм кызлар укудан буш вакытта еш кына курьер эше, шулай ук кунакханә, туризм, җәмәгать туклануы (һ.б.) кебек тармаклардан вакансияләр эзли. Ә җәйге чорда хезмәт базарында аларга сезонлы бизнес белән бәйле вакансияләр арта. Бу туңдырма сатучы, аттракцион паркларында хезмәт күрсәтүче, электр самокатларын парковкага җыючы, авыл хуҗалыгында, лагерь һәм шифаханәләрдә төрле эшләр булырга мөмкин.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Эш табу өчен Татарстанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә. «Россиядә эш» («Работа в России») – trudvsem.ru интернет-порталында яки игъланнар урнаштыра торган бүтән сайтларда да вакансияләр табарга була. Эш белән тәэмин итү үзәге аша урнашуның уңай ягы – яшүсмергә хезмәт хакына 2650 сум өстәп түләнәчәк.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, үткән ел җәйге сезонда яшүсмерләрнең уртача хезмәт хакы 21 650 сум тәшкил иткән. Hh.ru мәгълүматларына караганда да, быел яшүсмерләргә җәйге чорда эшләгән өчен түләү минималь хезмәт хакы күләменнән башлана, ягъни республиканың бюджет оешмаларында – 22 440, бюджеттан тыш секторда – 23 200 сумнан. «Тәҗрибәсе булмаган килеш эш тапкан яшүсмерләр өчен уртача хезмәт хакы 52,1 мең сум тәшкил итә», – ди hh.ru компаниясенең Идел буендагы филиалы директоры Альбина Солтанова.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Ничә яшьтән эшләргә ярый?
- Россиядә эшкә 16 яшьтән урнашып була. ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хәбәр иткәнчә, моның өчен әти-әнинең яки опека һәм попечительлек органының рөхсәте кирәкми.
- 15 яшьтән дә эшләргә ярый, ләкин закон сәламәтлеккә зыян китерми торган җиңел хезмәтне генә башкарырга рөхсәт итә. Мәсәлән, гардеробчы, курьер, реклама бүлеге хезмәткәре, савыт-саба юучы, комплектлаучы, китапханәче, архивариус, флорист, фотограф (һ.б.) кебек эшләрне.
- 14 яшьтә дә 15 яшьтәге кебек эшләр рөхсәт ителә, ләкин эшкә керү өчен әти-әнисенең рөхсәте кирәк була.
- 14 яшьтән кечерәк балалар хезмәт килешүе буенча эшли ала. Аларга, әгәр сәламәтлек һәм рухи үсешенә зыян китермәсә, кино һәм театрда эшләргә, концертларда яки цирк тамашаларында катнашырга ярый. Моның өчен әти-әнинең һәм опека органының рөхсәте таләп ителә, ә килешүне әти-әни яки опекун имзалый, дип аңлата юристлар.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Хезмәт килешүе төзергә кирәкме?
Әгәр мәктәп укучысы яки студентны каникул вакытында оешмага вакытлыча эшкә кабул итәләр икән, хезмәт килешүе төзү мәҗбүри. Шунсыз кабул итсә, эш бирүче закон бозган була. Аңа РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.27 маддәсе буенча штраф яный. Хезмәт килешүе хезмәткәрнең хокукларын яклый. Яшүсмер очрагында бу аеруча мөһим.
Яшүсмергә вакытлыча эшкә урнашканда хезмәт килешүе төзү өчен нинди документлар кирәк?
- әтисе яисә әнисенең (яки тәрбиягә алучының) язмача ризалыгы;
- эшкә урнашучы яшүсмернең туу турында таныклыгы һәм әтисе яисә әнисенең паспорты күчермәсе;
- 14 яшькәчә мәктәп укучысы эшкә урнашса, опека һәм попечительлек органыннан рөхсәт;
- төп гомуми белем турында документ яки белем бирү учреждениесеннән чыгару турында боерык;
- паспорт, хезмәт кенәгәсе, дәүләт пенсия иминияте таныклыгы һәм, әгәр булса, хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле граждан таныклыгы;
- эшкә урнашу алдыннан медицина тикшерүе эш бирүче исәбенә уздырыла.
Шунысын да искәртү мөһим: 2021 елда балигълык яшенә җитмәгәннәр өчен хезмәт кенәгәсе бары тик электрон рәвештә алып барыла (әгәр элек кәгазь кенәгә ачылган булса, анда да язылырга мөмкин).
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Каникуллар чорында көнгә һәм атнага ничә сәгать эшләргә рөхсәт ителә?
ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мәгълүматлары буенча:
- 14-15 яшь: көнгә – 4, атнасына 24 сәгатьтән артмаска
- 15-16 яшь: көнгә – 5, атнасына 24 сәгатьтән артмаска
- 16-18 яшь: көнгә – 7, атнасына 35 сәгатьтән артмаска тиеш
Уку чорында эшләгән очракта эш сәгате киметелә:
- 14-16 яшь: көнгә – 2,5, атнасына 12 сәгатьтән артмаска
- 16-18 яшь: көнгә – 4, атнасына 17,5 сәгатьтән артмаска тиеш
Наталья Рыбакова, tatar-inform.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз