news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Хәйретдинов: Муса Бигиев XX гасыр башында мәдрәсәләр төпле белем бирмәгәнен язган

«Без еш кына үткән заманны идеальләштерергә яратабыз, тик элек тә яхшы булмаган», – диде Айдар Хәйретдинов.

Айдар Хәйретдинов: Муса Бигиев XX гасыр башында мәдрәсәләр төпле белем бирмәгәнен язган
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, фәлсәфә фәннәре кандидаты Айдар Хәйретдинов Муса Бигиевның XX гасыр башы мәгариф системасын тәнкыйтьләгән фикерләрен җиткерде.

«Муса Бигиев ислам цивилизациясенең көнбатыштан калышу сәбәпләренә анализ ясаган. Төп сәбәпләрнең берсен ул мәгариф системасының тормыш өчен яраксыз булуында күргән. Муса Бигиев дини мәдрәсәләрдә төпле дини белем дә, дөньяви белем дә юк, җыен юк-бар укытыла, бер җөмләне аңлар өчен ярты ел вакыт сарыф ителә, дип язган», – диде Айдар Хәйретдинов «Югары һәм Урта Идел буе татарлары тарихында һәм мәдәниятендә ислам» темасына Чабаксарда оештырылган төбәкара фәнни-гамәли конференциядә.

Айдар Хәйретдинов сүзләренчә, Муса Бигиев белем туплау максаты белән Бохарага, Төркиягә, Мисырга, Һиндстанга, Кытайга, Япониягә һәм башка илләргә барган. Шуңа күрә аның ислам цивилизациясе турындагы фикерләре нигезле булган.

«Муса Бигиев 1905 елда Санкт-Петербургта чыккан беренче китабында ук мәгариф системасының җитешсезлекләре темасын күтәрә, аның искергәнлеге, яңартырга кирәклеге турында әйтә. Ул гомере буе шушы теманы дәвам итә. Без еш кына үткән заманны идеальләштерергә яратабыз, тик элек тә яхшы булмаган», – диде Айдар Хәйретдинов.

Галим фикеренчә, дини мәгариф системасын алыштыру ихтыяҗы җәдиди мәдрәсәләр барлыкка килүенә этәрә. Башлангыч чорда аларның эше җиңел генә бармаган, кадимчеләр тарафыннан каршылыклар булган.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 31 гыйнварда Чабаксарда «Югары һәм Урта Идел буе татарлары тарихында һәм мәдәниятендә ислам» темасына төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Конференциядә Чувашия, Марий Эл республикаларының, Түбән Новгород, Ульян өлкәләренең татар милли-мәдәни оешмалары рәисләре, Казан, Чабаксар, Мәскәү галимнәре һәм дини оешмаларның җитәкчеләре, Чувашиянең мәдәният министры урынбасары Георгий Богуславский һәм башкалар катнашты.

Фото: © Рифат Каюмов

Конференцияне Россия мөселманнары Диния нәзарәте Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясе һәм Чувашия мөселманнарының Диния нәзарәте белән берлектә оештырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100