news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Сәлимгәрәев журналистларны матбугат көне белән котлады: Казанышларга бай ел булды

Айдар Сәлимгәрәев журналистларны матбугат көне белән котлады: Казанышларга бай ел булды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россия матбугаты көне уңаеннан, «Гаилә» үзәгендә массакүләм матбугат чаралары вәкилләрен котлау һәм бүләкләү тантанасы булды.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев узган елның чараларга, казанышларга бай ел булуын билгеләп үтте. «Бу ел да уңышлы һәм кызыклы булыр дип өметләнәм. Тиздән «Киләчәк Уеннары» башлана, сайлаулар, БРИКС илләре уеннары булачак. Барыгызга да эшегездә дә, шәхси тормышыгызда да уңышлар телим. Барыгызны да Яңа ел һәм Россия матбугаты көне белән котлыйм», - диде ул чыгышында.

«Безнең арада гомерен журналистика өлкәсенә багышлаган гаиләләр, династияләр бар. Бу гаиләләрнең балалары да журналистика һөнәрен сайлый, үзләштерә. Аларны билгеләп үтәсебез килә», - диде Айдар Сәлимгәрәев.

Һөнәр һәм гаилә традицияләрен, кыйммәтләрен саклаган һәм Татарстан Республикасының массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә зур өлеш керткән өчен Рәхмәт хаты белән Кыямовлар һәм Лероновлар гаиләсе бүләкләнде.

«Россия Президенты Владимир Путин 2024 елны гаилә елы дип игълан иткәнгә күрә, әлеге чара «Казан» гаилә үзәгендә оештырылды. Гаилә җәмгыятьнең нигезе булуын юкка гына әйтмиләр. Татар халкында борынгыдан ата-аналарабызны, туганнарны хөрмәт итүгә, буыннар бәйләнеше аша традицияләр, телебез, ватаныбызны саклауга зур игътибар бирелә. 2024 елда матбугатта да әлеге эшне дәвам итү бурычы тора», - диде чараның алып баручысы Идел Кыямов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100