news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айдар Сәлимгәрәев: Укучының ышанычын саклап калу өчен яңа медиаихласлык кирәк

Кичә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы узган 2025 елгы эшчәнлегенә йомгак ясады. Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров каләм ияләре алдында яңа бурычлар билгеләде.

Айдар Сәлимгәрәев: Укучының ышанычын саклап калу өчен яңа медиаихласлык кирәк
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Төп доклад белән агентлык җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев хисап тотты.

«Татмедиа» массакүләм мәгълүмат чаралары сайтларына тәүлегенә 332 мең уникаль кулланучы керә, аларның социаль челтәрләрдә 16 млн га якын язылучысы бар.

Айдар Сәлимгәрәев чыгышының башында ук «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы уңышларын билгеләп узды. «Татар-информ» 2026 елның гыйнварында позицияләрен яхшыртты: 23нче урынга күтәрелеп, Россия гаммәви мәгълүмат чараларының ТОП-40 исемлегенә керде», – диде. 2025 елда «Татар-информ»ның «Медиалогия» нәтиҗәләре буенча иң еш телгә алына торган гаммәви мәгълүмат чарасы булуын әйтте.

«Татар телендә контент онлайн-массакүләм мәгълүмат чаралары арасында иң тиз үсеш алучы категория булды. Соңгы өч елда аның трафигы 30 процентка үскән, шул исәптән, аудиториянең өчтән бере – Россиянең башка төбәкләреннән. Шул ук вакытта веб-сайтларга керү 17-22 процентка кимегән, бу, шул исәптән, ясалма фәһем кергәнгә һәм социаль челтәрләрдә исемсез контент күп урынны алып торганга», – ди Айдар Сәлимгәрәев.

«Ясалма фәһем өчен без бары тик кулланучы гына, ә чын журналистика нәкъ менә кешегә юнәлгән»

Агентлык җитәкчесе фикеренчә, укучының ышанычын саклап калу өчен, яңа медиаихласлык кирәк. Бу «лента шулай кушканга» гына уку һәм карау түгел, ә ышаныч булганга мәгълүмат белән кызыксыну дигән сүз.

Айдар Сәлимгәрәев сүзләренчә, ясалма фәһем технологияләре бик күп эштә журналистка булышчы, күп кенә эшне җиңеләйтә, ләкин аны актив куллану гына җитми. «Ясалма фәһем өчен без бары тик кулланучы гына, ә чын журналистика нәкъ менә кешегә юнәлгән. Шуңа мин гуманизм принципларына нигезләнгән Татарстан журналистика мәктәбе традицияләренә хыянәт итмәскә чакырам. Республикада журналистика белеменә нигез салган Флорид Әгъзамов безне шуңа өйрәтте. 11 нче февральдә аңа 90 яшь тулган булыр иде», – дип искә алды Айдар Сәлимгәрәев.

«Матур ролик урынына тере эмоция кирәк. Ясалма фәһем генерацияләре башкарып чыга алмаслык журналистика жанрларына ихтыяҗ арта: репортажлар, тикшерүләр, кешеләр турында тере тарихлар, автор колонкалары, комментарийлар. Шулай ук, редакцияләргә хезмәткәрне шәхес итеп таныта торган журналистика форматларын кертергә кирәк, шунсыз яңа исемнәр күрмәячәкбез», – дип саный агентлык җитәкчесе.

Аның сүзләренчә, басма матбугат тиражлары кимүенә каршы торырга тырышу редакцияләрнең яңа шартларга ияләшүенә тоткарлык булырга тиеш түгел. Массакүләм мәгълүмат чараларының тәэсир итү көче хәзер тиражлар белән бәяләнми, ә аудитория белән онлайн- һәм офлайн- эш активлыгында чагыла, ди Айдар Сәлимгәрәев.

«Редакцияләрнең киләчәге – аларның контент булдыру һәм җәмәгатьчелек фикере белән эшләү буенча креатив бюроларга әйләнүендә», – дип белдерде ул.

  • 2024 елда Татарстан басма матбугат таралышы системасы буенча федераль рейтингта 29-31 урында. 2021 елда республикада 190 киоск булган, хәзер алар 38гә калган.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

2014 елдан тармакта хезмәткәрләр саны 30 процентка кимегән

Татарстанда массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең уртача эш хакы 20 процентка артып, 2025 елда 65 мең сум тәшкил иткән. Әмма бу республика буенча уртача күрсәткечтән (86 мең сум) түбәнрәк.

«Тармакта уртача хезмәт хакы, НДФЛны исәпкә алып, 65 мең 764 сум тәшкил итә, ләкин ул әле республика буенча уртача эш хакыннан шактый түбән», – диде Айдар Сәлимгәрәев һәм 2024 елда хезмәт хакы 52 мең 096 сум булганын искәртте.

Агентлык җитәкчесе әйтүенчә, бүген медиа өлкәсендә эшләүчеләрнең уртача яше – 44 яшь. Ул 2014 елдан тармакта хезмәткәрләр саны 30 процентка кимегәнен әйтте.

Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов кадрлар проблемасына тукталды. Яшь журналистларга ярдәм буенча грант программасын булдыруны тәкъдим итте.

«Тармакка яшь кадрларны җәлеп итү мөһим. Татарстанда журналистикада билгеле исемнәр һаман кими бара. Үз аудиториясе булган яңа шәхесләр пәйда булсын иде. Бәлки, яшь журналистларга ярдәм буенча грант программасы да кирәктер», – дип белдерде Илшат Әминов.

Журналистикада ясалма фәһемне куллану буенча фикерләрен җиткерде. Ул, ясалма фәһем массакүләм мәгълүмат чаралары эшендә тулысынча эшкә җигеп булырлык файдалы корал булырга тиеш, дип саный.

Коллегия утырышында ясалма фәһем куллану турында «Актаныш-информ» мәгълүмат үзәге җитәкчесе Айнур Гыймадиев та сөйләде. Аның сүзләренчә, ясалма фәһем мөмкинлекләреннән районда шактый киңкүләм файдаланырга өйрәнсәләр дә, мәгълүматның дөреслеген тикшерү барыбер мөһим. «Хата китсә, җаваплылык журналистта һәм редакторда», – дип искәртә Гыймадиев.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры урынбасары Наталья Реджеп-Алиева вертикаль видеоларның нәтиҗәлелеге турында сөйләде. Кыска гына мондый видеолар укучының игътибарын тизрәк җәлеп итә, ди ул. Әйтик, соңгы өч елда популяр видеохостингларның берсендә «Татар-информ» каналында мондый видеолар даими чыгып торган. Нәтиҗәдә, язылучылар саны биш тапкырга арткан.

«Бүген аудиториянең игътибары таркау, ул мәгълүматның артык күплегеннән арыды»

Татарстан Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров бүгенге көндә массакүләм мәгълүмат чараларының эшендә очрый торган төп кыенлыкларны атады.

Аның сүзләренчә, элек каләм ияләре язганнарга һәм сөйләгәннәргә халыкның ышанычы җитеп бетмәсә, хәзер исә башка авырлыклар күзәтелә.

«Бүген аудиториянең игътибары таркау, ул мәгълүматның артык күплегеннән арыды. Мәгълүмат күп булу сәбәпле, күп нәрсә игътибардан читтә уза. Бу массакүләм чараларыннан киңкүләм мәгълүмат биреп кенә калмыйча, төгәл нәрсәләргә басым ясап хәбәр җиткерүне таләп итә», – дип саный Әсгать Сәфәров.

Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

«Кеше кайгысын шоуга әйләндермәгез»

Ул, шулай ук, төрле фаҗигаләрдән шоу ясамаска киңәш итте.

«Фаҗигаләрне яктыртканда профессиональ караш булырга тиеш. Журналистлар еш кына мәгълүмат җиткерү урынына фаҗигаләрдән шоу ясый. Фаҗигале очраклар сәгать саен яңа нечкәлекләре ачыклана барган сериалга әйләнә, шок сүлпәнәя, көч куллану гадәти нәрсә кебек кабул ителә. Әйдәгез, төп һөнәри норманы билгелик: сезнең бурыч – кеше кайгысын шоуга әйләндерү түгел, ә җәмгыятькә мәгълүмат җиткерү», – дип белдерде Әсгать Сәфәров.

Ул чыгышында 2026 ел Россия Президенты Владимир Путин карары белән Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителгәнен искәртте. «Татарстанга бу тема аеруча якын. Без элек-электән мәдәниятләр багланышы, милләтара татулык хөкем сөргән территориядә яшибез», – дип белдерде.

Әсгать Сәфәров республикада милләтара татулык мәсьәләсе журналистлар өчен мәгълүмати кырда өстенлекле тема булып калырга тиеш, дип ассызыклады.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Коллегия утырышында дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot