Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айдар Сәлимгәрәев «Татарстан 24» хезмәткәрләрен телеканалның җидееллыгы белән котлады
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Татарстан 24» хезмәткәрләрен телеканалның җидееллыгы белән котлады һәм «Татмедиа» АҖ исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.
«Җиде ел эшләү дәверендә телеканалны әлеге базарга инде күптән килгән кайбер гаммәви мәгълүмат чараларыннан да күбрәк беләләр. Бу – сезнең хезмәтегез. Без каналны карыйбыз һәм аның республика медиатормышына ничек кинәт килеп керүен күрәбез. Телеканалның потенциалы гаять зур. Каналга бәхет, уңышлар һәм чәчәк атуын телим», - дип белдерде Сәлимгәрәев.
Аның сүзләренчә, «Татарстан 24» мәгълүмат бирүнең барлык заманча каналларын куллана, шул исәптән тамашачылар актуаль яңалыкларны мөмкин булган бөтен алымнар ярдәмендә күзәтә алсын өчен актив рәвештә социаль челтәрләрне дә үзләштерә.
Телеканал хезмәткәрләрен «Татарстан 24» каналының җитәкчесе Андрей Кузьмин да тәбрик итте һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
«Татарстан 24» бүген җидееллыгын бәйрәм итә. Ул КЗН» һәм «Эфир 24» телекомпанияләре кушылу нәтиҗәсендә дәүләт-шәхси партнерлык форматында оешты. Һәр сәгать саен телеканалда республиканың барлык почмакларыннан яңалыклар эфирга чыга. Аналитик, күңел ачу һәм танып белү программалары ике дәүләт телендә (рус һәм татар) тәкъдим ителә.
Редакция хезмәткәрләре тамашачыларның телеканал белән кызыксынуын Татарстан тормышы турында «атнасына җиде көн, тәүлегенә 24 сәгать» мәгълүмат бирүләре, команданың һөнәри осталыгы һәм «менә дигән алып баручылар» булуы белән аңлатты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз