Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Айдар Сәлимгәрәев «Сельская новь» газетасы баш мөхәррире вафатына бәйле кайгы уртаклашты
«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Сельская новь» газетасының баш мөхәррире, «Татмедиа» АҖ филиалы – «Аксубай-информ» басмасы башлыгы Людмила Жаренованың вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашуын белдерде.
«1995 елдан аның карьерасы республиканың абруйлы басмаларының берсендә башланды. Әлеге редакцияне Людмила Викторовна 2019 елда җитәкләде. Ул үз эшенең профессионалы, хөрмәтле җитәкчеиде», - дип ассызыклады агентлык җитәкчесе.
«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы коллективы Людмила Викторовнаның туганнарының, якыннарының, дусларының һәм хезмәттәшләренең кайгысын уртаклаша. Бу бөтен татар журналистикасы өчен зур югалту. Коллегабызның якты истәлеге йөрәкләребездә мәңге сакланыр», - дип йомгаклады Айдар Сәлимгәрәев.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз