Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Айдар Сәлимгәрәев: «Салават күпере» журналы балалар күңеленә ятышлы басма булып калсын
Татарстан Республикасы «Татмедиа» Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев билгеләвенчә, «Салават күпере» балалар журналы матур итеп эшләп килә. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган журналының 35 еллыгы уңаеннан бәйрәм конференциясендә әйтте.
«Салават күпере» журналы балалар күңеленә ятышлы басма булып калсын. Бу редакция коллективының гына түгел, ә барлык укучыларның, монда килгән кешеләрнең бәйрәме. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм! Киләчәктә дә кызыклы проектларыгыз булып торсын», – диде Айдар Сәлимгәрәев.
«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков әлеге вакытлы матбугат басмасының әһәмиятен ассызыклады.
«Чын мәгънәсендә бу журнал – «Татмедиа»ның иң кирәкле, беренче санлы журналы. Чөнки һәрбер баланың туган телне өйрәнүе, дөнья белән танышуы шушы журналдан башлана. Ләкин журнал, дип әйтү – бер сүз генә. Монда «СалаваTik»лар төркеме дә, тел, җыр-бию, видеоформатны өйрәнүләр дә бар. Кызыклы бер дөнья! Күз алдыгызга китерегез,«СалаваTik»ларның бүгенге көндә социаль челтәрләрдә караулары якынча 9 миллионнан арткан. Гомумән, «Салават күпере» – татар дөньясына зур өлеш кертә торган төп матбугат чарасы. Журналны укыгыз, карагыз, бергә булыйк», – ди ул.
«Салават күпере» журналы – ай саен нәшер ителә торган мультимедиа басма. 2020 елдан ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән журнал кысаларында «Бәби сүз», «Беләсем килә», «Күңелле әлифба», «Нәрсә? Нигә? Ни өчен?», «Табигать баласы», «Мин Россиядә яшим», «Нәниләр өчен тәҗрибәләр» кебек проектлары булдырылган.
«Безнең басма – «Татмедиа»да чыгучы журналлардан иң зур тиражлысы. Журналыбызның шундый үзенчәлеге бар: аны балалар 5 ел чамасы гына укый. Укучыларыбыз 7-8 яшькә кадәр генә укый. Аннан соң яшенә туры килгән башка басмаларга күчәләр. Шуңа күрә безнең укучылар алмаша, безгә бу коточкыч авыр. Безгә 5 ел саен яңа буын баласын кызыксындыра алырга кирәк. «Салават күпере»нең һәр битендә матур шигырьләр, әкиятләрне укып кына түгел, тыңлап та була. Баланы бүгенге заманда бердәнбер укыту чарасы – телефон. Һәм безнең максат – матур сыйфатлы контент булдыру», – дип сөйләде журналның баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.
- «Салават күпере» журналына 1989 елда язучы Зиннур Хөснияр нигез сала. Журналның беренче саны 1990 елның март аенда басылып чыга. Бүгенге көндә «Салават күпере» – Татарстан Республикасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен татар телендә басыла торган бердәнбер журнал. Әлеге басма сабыйларның дөньяны танып белү эшчәнлеген оештыруга, аларның физик, интеллектуаль һәм эмоциональ үсешен тәэмин итүгә, гаилә һәм әйләнә-тирә мохит белән гармонияле мөнәсәбәтләр урнаштыруга зур өлеш кертә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз