news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Сәлимгәрәев шагыйрь Равил Фәйзуллинны 80 яшьлек юбилее белән котлады

Айдар Сәлимгәрәев шагыйрь Равил Фәйзуллинны 80 яшьлек юбилее белән котлады
Салават Камалетдинов

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев татар язучысы һәм шагыйре Равил Фәйзуллинны 80 яшьлек юбилее белән котлады.

«Хөрмәтле Равил Габдрахман улы! Татарстан Республикасы медиа тармагының барлык вәкилләре исеменнән Сезне 80 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлавыбызны кабул итегез!

Сез 1960 елларда СССР Язучылар берлегенең иң яшь әгъзасы булдыгыз. Сез – Татарстан Республикасының халык шагыйре, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе. Сез иҗат итеп бастырган китапларның гомуми тиражы рус, татар, башкорт һәм башка күп телләрдә миллионга якын данә тәшкил итә.

Безнең республика Сезнең казанышларыгызны югары бәяли һәм татар милли шигърияте үсешенә керткән зур өлешегезне хөрмәт итә. Сез иң мактаулы республика премияләренә – Муса Җәлил исемендәге премия һәм Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булдыгыз.

Сез «Казан утлары» журналының баш мөхәррире, Татарстан Республикасы Югары Советы депутаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы булдыгыз.

Сезнең актив гражданлык позициягез, тормышка мәхәббәтегез, үз-үзегезгә һәм башкаларга таләпчәнлегегез абруйлы профессионаллар өчен дә, яңа гына эшли башлаган шагыйрьләр, язучылар, журналистлар өчен дә үрнәк булып тора.

Без Сезгә бетмәс-төкәнмәс иҗади озын гомер, яңа казанышлар өчен көч, нык сәламәтлек һәм бәхет телибез!» - дип әйтелә котлауда.

  • Фәйзуллин Равил Габдрахман улы - татар язучысы, редактор, шагыйрь, публицист, Татарстанның халык шагыйре.
  • 1943 елның 4 августында Татар АССРның Балык Бистәсе районы Юлсубино авылында туган. 1965 елда Казан дәүләт университетының филология факультетын, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспирантурасын тәмамлый.
  • Шагыйрьнең шигырьләре, поэмалары һәм публицистикасы Европа һәм Азия халыклары телләренә күп тапкырлар тәрҗемә ителгән. Равил Фәйзуллин иҗаты белән Италия, Англия, Франция, Сүрия, Венгрия, Монголия һәм башка ил халкы таныш.
  • РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай һәм М. Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100