news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айдар Сәлимгәрәев Сабантуйлы балачак бәйрәмендә:«Сабантуй» журналы милли тәрбия алып бара

Айдар Сәлимгәрәев Сабантуйлы балачак бәйрәмендә:«Сабантуй» журналы милли тәрбия алып бара
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Казан шәһәренең Фестиваль бульварында «Сабантуй» журналы редакциясе балалар өчен «Сабантуй»лы балачак бәйрәме үткәрде.

Килгән кунакларны «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сәламләде. «Сабантуй» журналы да, «Салават күпере» журналы да классик кәгазьдә чыга торган журналлар гына түгел. Бу журналлар әти-әниләр, балалар белән бик тыгыз элемтәдә тора, бергә эшлиләр, зур милли тәрбия алып баралар», - диде ул, һәм барлык килүчеләрне бәйрәм белән котлады.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Шулай ук, килгән кунакларны бәйрәм белән «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков та котлады. «Безнең «Сабантуй»га быел 101 ел, ә «Салават күпере» исә 35 яшен тутыра. Менә, ниһаять, җәй дә башланып китте, һәм Айдар Сәетгәрәевич кушуы буенча, биредә төрле чаралар сезоны башланып китте, беренче бәйрәм ул шушы Сабантуй. Алда әле безне тагын бик кызыклы чаралар көтә. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм», - диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Салават күпере» журналы филиалы җитәкчесе Зиннур Хөснияр «Сабантуй» журналы турында үз фикерен әйтте.

«Дөресен генә әйткәндә, «Сабантуй» кебек журнал дөньяда юк, ул берәү генә. Сабантуй бәйрәме дә шулай ук берәү генә. «Сабантуй» журналының зур тарихы бар, алдарак ул «Яшь Ленинчы» газетасы булып чыга иде. Ул Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Сибгат Хәким, Хәсән Туфан, Илдар Юзеев кебек язучыларны дөньяга чыгарган. Безнең буын да шушы журнал белән тәрбияләнеп үскән. 101 ел эчендә ничә буын татар баласын дөньяга чыгарган, аң-белем биргән, шуңа мин «Сабантуй» журналын «изге» дип атыйм», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Бәйрәмнең беренче өлешендә «Сабантуй» журналы игълан иткән «Сабантуй турында сөйлим» сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү узды. Бәйгенең нигезләмәсе буенча өч яшь котегориясендә өчәр җиңүче билгеләнде.

«Сабантуй» журналы баш мөхәррире Руфия Мөхетдинова әлеге конкурс турында сөйләп китте. «Без ел дәвамында балалар өчен төрле бәйгеләр үткәрәбез. Һәм менә бер ай эчендә «Сабантуй турында сөйлим» дигән бәйге уздырдык, катнашучылар саны 60тан артык булды. Килгән эшләрне жюрилар белән бергә бәяләдек, ә бүген җиңүчеләрне бүләкләячәкбез. Һәр катнашучыга, аларның әти-әниләренә зур рәхмәт белдерәбез», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Бәйрәмнең икенче өлешендә исә балаларны милли уеннар, җыр-бию, лотерея, китап ярминкәсе, аквагрим, «Балама» остаханәсеннән мастер-класслар көтә иде.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Бәйрәм дәвамында 2025 елда «Сабантуй» журналы тышлыгында чыккан балалар килгән кунакларга үзләренең матур музыкаль чыгышларын тәкъдим итте. Алар арасында «Бәхетдин» төркеме, Аделина Мифтахова, Әмирхан Мөбәракшин, «Шарм»сәнгать үзәгенең «Әллүки» вокаль ансамбле бар иде.

Бәйрәмнең махсус кунаклары – «СалаваTik» төркеме, Казан балалар филармониясе һәм танылган җырчы Гөлназ Гафурова, «Мирас» бию ансамбле иде.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Фоторепортаж: Рамил Гали
news_right_1
news_right_2
news_bot