news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Сәлимгәрәев район журналистларын блогерлык юнәлешен өйрәнергә өндәде

«Блогерлык иртән теш чистарту кебек, аңа күнегергә кирәк», – ди Айдар Сәлимгәрәев.

Айдар Сәлимгәрәев район журналистларын блогерлык юнәлешен өйрәнергә өндәде
Абдул Фархан

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев район редакцияләре белән түгәрәк өстәл барышында журналистларны блогерлык юнәлешен өйрәнергә өндәде.

«Блогерлар булу – халыкның бездән китүенә китерде. Без артта калдык, халык бездән читләшә башлады. Блогерлык юнәлешен өйрәнеп, үзегез дә блогер буларак эшләп карасагыз иде. Тагын эш кушалар, йөкләмәр, дип кабул итәсездер. Аңа бер күнегеп китсәң, бер авырлыгы да юк. Иртән торып тешне чистарткан сыман булырга тиеш», – диде Айдар Сәлимгәрәев.

Ул район редакцияләренең социаль челтәрдәге эшчәнлеген югары бәяләде.

«Хисап өчен район газеталарының социаль челтәрләрен карадым. Эшли башлаганда «Вконтакте» аккаунтларында бер мең, җиде йөз, алты йөз генә укучы бар иде. Хәзер күп районнарда ун меңгә, егерме меңгән якын. Димәк, халык сезнең аккаунтларда утыра, укый, кызыксына», – диде җитәкче.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков та «район газетасы тирәсендә блогерлар белән эшләү форматын эзләргә кирәк», – дип әйтте. Мисал итеп, Актаныштан блогер Алмаз Нурлыевны китерде.

«Районда газета да, телевидение, радио да бар. Шуңа өстәп, Алмаз Нурлыев блогер булып китте. Аның аудиториясе район газетасынныкыннан ким түгел. Казанда, Чаллыда яшәүче райондашлары бөтен хәбәрләрне аннан белеп баралар. Ул хәбәрләрне җылы форматта җиткерә. Сез дә үзегездә шундый формат эзләгез», – диде Шамил Садыйков.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100