news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Сәлимгәрәев: «Медиа Сабантуй» - журналистларга күрешеп, аралашыр өчен шәп мәйданчык

Айдар Сәлимгәрәев: «Медиа Сабантуй» - журналистларга күрешеп, аралашыр өчен шәп мәйданчык
Салават Камалетдинов

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Питрәчтә журналистларның Сабан туе - «Медиа Сабантуй» турында сөйләде.

«Бик күңелле бәйрәм булды, Питрәч җирлегендә безне кабул иткән район башлыгына рәхмәт. Бик матур урында оештырылган, һава торышы да әйбәт. Журналистлар бергә-бергә эшләсә дә, эш вакытында бер-берсен күрмичә кала. «Медиа Сабантуй» - күмәкләшеп аралашыр, бәйрәм итәр өчен шәп мәйданчык. Бәйрәм итмәсәң, күңел дә төшенке була. Барыгызны да бәйрәм белән! Алга таба да күрешергә, уңышларыбыз турында сөйләшергә язсын», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100