news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айдар Сәлимгәрәев: Медиа Сабан туе – кеше эшләгәндә без ял итә торган бердәнбер көндер

Айдар Сәлимгәрәев: Медиа Сабан туе – кеше эшләгәндә без ял итә торган бердәнбер көндер
Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

Медиа Сабан туе – журналистлар башкалар эштә вакытта ял итә торган көн. Бу хакта «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев бүген Чирмешәндә журналистлар Сабан туенда бүләкләү тантанасында белдерде.

«Без гадәттә гел эшлибез, бу – кеше эшләгәндә без ял итә торган бердәнбер көндер», – диде Айдар Сәлимгәрәев.

Ул бүгенге бәйрәм өчен көне дә, урыны да уңышлы булуын әйтте. «Узган атнада яңгыр иде, ә менә бүген көнә дә әйбәт, урыны да матур. Швейцариягә чыннан да охшаган. Без инде Сабан туен Сабада үткәрергә ияләшкән идек, чөнки бер сәгатьлек кенә юл булуы белән бик уңайлы. Ерак җиргә барып җитә алырлармы дип борчылган идек – килә алганнар. Барысы да бик уңышлы килеп чыкты: бик җылы каршы алдылар, программасы да шәп. Моның өчен район башлыгына рәхмәт», – диде агентлык җитәкчесе.

Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

Ул бүген шәһәр, район редакцияләре дә эшкә карашларын үзгәртүен билгеләп үтте. «Техника үзгәрсә дә, халык һәм хакимият арасында бәйләүче күпер функциясе беркайчан югалмый. Төп функция беркая да китми. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Эшегез нәтиҗәле булсын! Бәйрәм белән сезне!» – дип мөрәҗәгать итте Айдар Сәлимгәрәев каләм ияләренә.

news_right_1
news_right_2
news_bot