news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Сәлимгәрәев мәгълүмат чаралары белән актив хезмәттәшлек итүче министрлыкларны атады

«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев ИТ-паркта «Татмедиа» агентлыгының коллегия утырышында массакүләм мәгълүмат чаралары белән теләп хезмәттәшлек итүче министрлыкларны әйтте.

«Иң актив ведомстволар арасында яшьләр, сәламәтлек саклау, экология, шулай ук хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыкларын билгеләп үтәргә була. Кайберләренең массакүләм мәгълүмат чараларында цитаталар китерү күрсәткече ике ел эчендә өч тапкырга арткан. Хәтта иң ябык министрлыклар да хәзер даими рәвештә массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәдә тора», - диде агентлык җитәкчесе.

Аның әйтүенчә, әлеге күрсәткечләр 2023 елда расланган Дәүләт Мәгълүмат сәясәте концепциясе нәтиҗәсендә тормышка ашкан, ул республика башкарма хакимият органнарының ачык булу принципларын ныгыта. «Ул министрлыкларның мәгълүмати активлыгын, хакимият органнарында матбугат хезмәтләренең ролен арттырды», - дип билгеләп үтте Айдар Сәлимгәрәев.

2025 елга министрлыклар һәм ведомстволар белән берлектә беренче тапкыр еллык медиаплан төзелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100