news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айдар Сәлимгәрәев: Ел безнең тармак өчен уңышлы булды

«Пирамида» концертлар залында XXV «Бәллүр каләм — 2022» журналистика һәм масса-медиа өлкәсендәге республика бәйгесе лауреатларын бүләкләү тантанасы уза.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев елның журналистлар өчен уңышлы булуын әйтте.

«Ниһаять, җыелыштык. Һәр елның югалтулары һәм уңышлары була. Безнең тармак өчен ел уңышлы булды. Бүген талантлы журналистларны тәбрикләргә җыелдык. Юбилей елы булгач, бераз соңга калдык, 19 майда бәйрәмне уздыра алмадык. Безнең уртаклашырлык, күрсәтерлек эшләребез бар», - диде ул.

Татарстан журналистлары берлеге рәисе Илшат Әминов журналистларны бәйрәм белән котлады.

«Бәйрәмне озак көттек. Безнең профессиядә иң мөһиме - гуманлык, кешеләрне яратыйк, кешеләргә ярдәм итик», - диде ул

Пирамида» концертлар залында XXV «Бәллүр каләм — 2022» журналистика һәм масса-медиа өлкәсендәге республика бәйгесе лауреатларын бүләкләү тантанасы уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot