news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Сәлимгәрәев: Бүгенге көндә журналистикада фикергә игътибар артты

Айдар Сәлимгәрәев: Бүгенге көндә журналистикада фикергә игътибар артты
Зилә Мөбәрәкшина

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында чыгыш ясады.

«Басма матбугат, телевидение чоры узды, диләр. Элек хәбәрне шул ук мизгелдә тәкъдим итү эксклюзив булса, хәзерге матбугат чарасы таләпләре үзгәрә - фикер журналистикасына кызыксыну арта. Бүгенге көндә кешенең фикере мөһим», - диде ул чыгышында.

Аның әйтүенчә, журналистлар язганы һәм әйткәне өчен җаваплы. «Узган елда журналистикада төп сүз - кыйммәтләрне яңача бәяләү булды», - диде ул.

«Татарстан сайтларына һәм социаль челтәрләренә язылучылар 7,5 миллионга артты, бу узган ел белән чагыштырганда 25 процента күбрәк. Башка бер регион да мондый күрсәткечләр белән мактана алмый. Без яңа проектлар уйлап чыгарабыз», - диде Айдар Сәлимгәрәев.

Шулай ук, ул милли матбугатка зыян килүен әйтте. «Шәхси матбугат чараларына дәүләт ягыннан ярдәм юк. Ә матбугатка сорау бар. Учреждениеләрдә матбугат, китап сату нокталарын арттырырга кирәк», - дип саный ул.

«Райондагы матбугат чаралары хезмәткәрләре өчен медиамәктәпләр ачарга мәҗбүр булдык, чөнки журналистикада милли кадрлар әзерләү кимеде. Медиамәктәпләрнең уңай нәтиҗәсе булды дип саныйм. Бүгенге көндә Казан федераль университеты белән хезмәттәшлек итәбез, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында киләчәктә «Татмедиа»да эшләячәк студентларны әзерлибез», - диде ул.

Айдар Сәлимгәрәев фейкларга да юлыгырга туры килгәнен билгеләп үтте. «Мәгълүматның дөреслеген тикшереп тору мөһим. Бу елны Рөстәм Миңнеханов Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан итте. Татарстанда 173 милләт яши. Һәркайсына игътибар бирү зарур. Милләтара һәм дин ара бердәмлек - рухи хәзинәләребез булып булып калачак. Күпмилләтле халкыбызны ныгытуда үзебезнең өлешебезне кертүне дәвам итәчәкбез», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100