Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айдар Сәлимгәрәев: Балалар һәм яшүсмерләр өчен интернет басма булдыру турында уйлыйбыз
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Яшь гражданнар форумы катнашучылары белән очрашты. Очрашуга медиа өлкәсе белән кызыксынган яшүсмерләр килде.
«Балалар һәм яшүсмерләр өчен басмасы турында фикер алышулар бара. Бүгенге көнгә билгеле бер күзаллау барлыкка килде. Татарстанның Яшьләр министрлыгы белән берлектә эшлибез. Балалар һәм яшүсмерләр өчен интернет басма булдыруны планлаштырабыз. Ул мәктәпләрдәге матбугат үзәкләренә нигезләнеп эшлиячәк», – дип аңлатты ул.
Татарстанның төрле районнарыннан җыелган, медиа өлкәсе белән кызыксынган актив балалар җитәкчегә үзләренең проектлары турында сөйләде.
«Дети Казани» иҗтимагый оешмасыннан килгән балалар «Яшь журналист юлы» дип аталган смена республика күләмендә үткәрүне сорый. Алар шулай ук матбугат үзәкләре өчен профильле сменалар уздыру проектын тәкъдим итте. Яшьләр матбугат үзәкләрен үстерүгә юнәлтелгән проектлары турында да сөйләделәр.
Айдар Сәлимгәрәев проектлар агентлык тарафыннан өйрәнелгәннән соң, тагын бер тапкыр очрашу булачагына ышандырды.
«Ике-өч елдан журналистикада нәрсә булачагын әйтүе авыр. Яңа идеяләр уйлап чыгару осталыгы һәрвакыт зур кыйммәткә ия. Өйрәнергә, үзгәрергә, яңа идеяләр булдырырга ияләнмәгән кешеләргә авыр була. Сез тәкъдим иткән проектлар безнең фикерләр белән туры килә, аларны гамәлгә ашырып була», – диде ул яшьләргә.
20-22 декабрьдә Казанда Яшь гражданнар форумы уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз