Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Айдар Сәлимгәрәев «Акчарлак»ны котлап: Бүген татар телендә газета чыгару - зур батырлык
«Акчарлак» газетасы үзенең 25 еллыгын «Акчарлак-шоу» форматында «Уникс» концертлар залында уздырды.
«Редакцияне чын күңелдән котлыйм. Бүгенге көндә татар телендә басма газета чыгару ул зур батырлык. Без бүген редакция ясаган роликта шушы батырларны күрдек. Алар чыгарган бу газетаны халык яратып укый. Киләчәктә дә шундый юбилейлар уздырырга язсын», - диде редакцияне котларга килгән «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев. Ул редакция хезмәткәрләренә дипломнар тапшырды.
«Акчарлак-шоу» нигездә редакция һәм газетаның нашире Габделфәт Сафин белән аралашып яшәгән җырчыларның чыгышларыннан төзелгән иде.
Концертны Сәйдә Мөхәммәтҗанова башлап җибәрде. Аның җыры барганда экранда нәни Сәйдәнең Габделфәт Сафин белән сәхнәдә җырлаган видеосы күрсәтелде.
Концертта Рөстәм Закиров, Вадим Захаров, Марат Яруллин, Илсөя Бәдретдинова, Рәфинә Ганиуллина һәм башкалар катнашты. 4 сәгатькә якын барган тамашаны Айнур Сөйләйманов, Гөлназ Сәфәрова һәм Айваз Садыйров алып барды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз