«Гомумән, татар көен бөтен дөнья белә, татарлар дөнья буенча таралган. Ләкин без музыканы заманча телдә тәкъдим итәргә тиешбез. Халык көен генә башкару җитми, аңа яңалык кертергә кирәк. Беренче чиратта, шул ягын күзаллыйм. Әгәр татар көен дөнья аренасында чыгарабыз дисәк, аны заманча телдә тәкъдим итәргә кирәк.
Эльмира Галимова иҗат иткән «Идел-Йорт» концертиносын алганда, ул минем иҗатыма хас әйбер, чөнки мин аңа баштан ук: «Монда минем дә өлешем булачак», - дип, әйтеп куйган идем. Миңа милли моң әти-әниләрдән бирелгән. Хәтерләсәгез, элек «Үзгәреш җиле» фестивале үткәрелә иде, анда катнашканым булды. Анда кайбер музыкантлар моңның нәрсә икәнен аңлап бетермәде, җырчыларның күбесе шулай ук джазның нәрсә икәнен аңлап бетерми. Җырчы: «Моң гына булырга тиеш», - дип әйтә. Минем өчен күңел белән татар көен аңлау - зур нәрсә. Мин джаз белән дә, классика белән дә таныш», – ди ул.
Айдар Сәлахов белән «Интертат» сайты өчен Зилә Мөбәрәкшина сөйләште.