news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айдар Сәлахов Минзәлә районы башлыгы итеп яңадан сайланды

Айдар Сәлахов Минзәлә районы башлыгы итеп яңадан сайланды
Илдус Шаһиев тәкъдим иткән фото

Бишенче чакырылыш Минзәлә район советының оештыру утырышында депутатлар бертавыштан Айдар Сәлаховны район башлыгы итеп сайлады.

Күптән түгел булган муниципаль сайлаулардан соң район советы составы формалашты, аңа җирле хакимият вәкилләре һәм районның шәһәр һәм авылларыннан депутатлар керде. Утырышны иң өлкән яшьтәге депутат — Иске Матвеевка авыл җирлеге башлыгы Дамир Латыйпов ачып җибәрде һәм алып барды.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев район башлыгы вазифасына республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов раслаган Айдар Сәлаховның кандидатурасын тәкъдим итте. Депутатлар кандидатураны раслаганнан соң яшерен тавыш бирү уздырылды: 37 депутат моңарчы 12 ел районны җитәкләгән Айдар Сәлаховны хуплады.

Нәтиҗәләр игълан ителгәч, залда көчле алкышлар яңгырады. Айдар Сәлахов тантаналы рәвештә район башлыгы антын бирде.

Район башлыгы урынбасары итеп яңадан Наил Хисамбиев сайланды. Шулай ук район советының биш даими комиссиясе составы һәм аларның рәисләре расланды. Гүзәлия Әхмәдуллина «Районның контроль-хисап палатасы» муниципаль казна учреждениесе рәисе итеп билгеләнде.

Материал Илдус Шаһиев катнашында әзерләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot