news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Шәйхин: Тинчурин театры - барыбыз өчен дә кадерле урын

Татар китабы йорты директоры, Милли музей филиалы - Шәриф Камал мемориаль комплексы мөдире Айдар Шәйхин Кәрим Тинчурин исемендәге дәүләт театрын 90 еллык юбилее белән котларга килгән иде.

«Бик зур бәйрәм. Тинчурин театры - традицияләрне саклаучы һәм үстерүче буларак та барыбыз өчен дә кадерле булган урын. Тинчурин театры тарихы музейлардагы шәхесләр белән дә бәйле - Шәриф Камал, башкалар белән дә. Безнең музейның тарихы белән бәйле кызыклы ядкярләр Тинчурин театры музеенда да саклана», - дип чыгыш ясады Айдар Шәйхин.

Ул Тинчурин театры коллективына уңышлар теләп, алга таба да җәмгыятьне яктылыкка, нурга өндәп яшәүләрен теләде.

Айдар Шәйхин театр артистларын Татарстанның Милли музее Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100