Террактның максаты – куркыту, янау. Куркыту сәяси яки башка максатларга ирешү ысулы дип санала. Конкрет бу куркытуның нигезендә яткан сәбәп аңлашылып бетми, чөнки гадәттә, мондый вакыйгалар барышында нинди дә булса лозунглар, максталар игълан ителә. Алары булмагач, бик сәер ситуация булып күренә.
Гомумән, терроризмның тарихы бик бай. Россия территориясендә терроризм инде 200 еллап яши.
Мондый вакыйгалардан болай гына сакланып булмыйдыр, чөнки бөтен сәүдә үзәкләрен, мәктәпләрнең барысын да кораллаштырып бетереп булмый. Терактлардан профилактикасыз, дәүләт иминлеге хезмәтләренең даими эшеннән башка болай гына котылу мөмкин түгел. Тегендә-монда корал таратып чыгу гына коткармый. Кулында корал булган сакчыларның да теге яки бу ил террорлык оешмасы тарафыннан сатып алынмавына беркем дә гарантия бирә алмый.
Террорның чыганагы булган оешмаларны, аларның оясы булган җирлекне юкка чыгармыйча, ул әйбердән 100 процентка беркайчан да котылып булмый. Ул оешмаларның кайберләре билгеле бер дәүләтнең разведка хезмәте тарафыннан оештырылган. Бер яктан, алар оешып бетә алсын өчен, аның нигезе бар: элегрәк булган сугышлар, конфликтлар, төрле халыкларның ярлылыгы, экстремистик идеологиягә җиңел бирешүе. Бу глобаль проблеманы корал тоттыру-тоттырмау белән генә хәл итеп була торган түгел, әлбәттә. Бездә кабул ителгән ысуллар ул – терроризм профилактикасы. Идеологиягә бирешергә сәләтле кешеләрне алдан чүпләү һәм эшкәртү, вакытында кулга алу, – дип сөйләде белгеч.
Татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән әлеге террорлык акты турында «Интертат» сайты өчен Ләйсән Рәхмәтуллина сөйләште.
*тыелган хәрәкәт