Әйе, әлбәттә, искерде. Шигырь бәйрәмендә шигырь тыңлаучылар бик аз. Анда шигырь яңгырый, ә менә җыелган халык арасында аны бирелеп тыңлаучылар бик аз була. Кеше күбрәк сөйләшеп, аралашып вакыт үткәрә. Анысы да кирәк.
Шигырь бәйрәменә елдан-ел кешенең азрак килүе дә форматның искерүе, үзгәреш кирәклеге турында сөйли. Миңа калса, аны юкка чыгарырга яки башка урынга күчерергә ярамый. Шул ук вакытта бәйрәмне яңа формат белән баетырга кирәк. Ул артык гадиләшергә дә тиеш түгел. Бәйрәм – үзенә күрә бер затлы очрашу көне. Ул заманында халыкныкы булган һәм халыкныкы булудан туктарга тиеш түгелдер.
Яшьләр арасында да бу бәйрәмгә карата кызыксыну уятып була. Аның өчен бәйрәмдә яшьләр арасында актуаль булган шагыйрьләр дә чыгыш ясарга тиеш, минемчә. Шигырь бәйрәмендә заманча формат дип рэп яңгырарга тиеш түгел, әлбәттә. Шигырь – ул мәңгелек әйбер. Яшьләргә моның турында белгертергә кирәк. Хәзер ретро күренешләр модага кереп бара. Аның шундый ретролыгы да яшьләр өчен кызык була алыр иде, әмма аның өчен тиешле популярлаштыру чаралары булырга тиеш.
Шигырь бәйрәменең пиары, таныту процессы юк. Ул – ничектер үзгә төрле рәвештә оештырыла торган чара. Бәлки, аның оештыру принциплары да заманча булырга тиештер. Бәлки, аның оргкомитетына ук яшьләр керергә тиештер.
Форматында да нәрсәнедер үзгәртергә кирәк. Чынлап та, һәйкәл янында утырып торган шагыйрьләр – ул бик сәер күренеш. Анда ничәдер бөртек шагыйрь утыра һәм аларга беркем карамый, чөнки бөтен кеше әңгәмә белән мәшгуль. Миңа калса, бу – ничектер кызгану уята торган күренеш. Ул да үзгәрергә тиеш. Монда кайвакытта көлкегә калабыз шикелле. Оештыру процессында яшьләрне җәлеп итәрлек пиар оештырырга кирәк. Мөһим чара, ул башка мәйданчыктагы чаралар белән беррәттән калырга, үткәрелергә тиеш. Ул – шигырь яңгырый торган сирәк чараларның берсе. Без шигырьне мәйданнарда бик сирәк яңгыратабыз. Җанлы шигырьне. Аның кадере, кыйммәте шунда. Анда кешеләрне чакырырга кирәк. Мәҗбүр итеп кенә китереп булмый, андый замана түгел хәзер. Яшьләрнең үзләре белән дә эшләргә кирәк.
Ничек кенә үзгәртсәк тә, җанлы шигырь яңгырау калырга тиеш. Шигъриятнең кадерен белергә кирәк. Әле без татар телендә шигырь ишетә алуыбызга сөенеп, күбрәк кеше ишетә алсын өчен эшләргә тиешбез. Шигырьне бөтен кеше дә яза алмый, җырны бөтен кеше яза ала, – ди ул.
Татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән бу хакта «Интертат» сайты өчен Ләйсән Рәхмәтуллина сөйләште.