- Казанда якынча 600 меңләп татар кешесе яши, алар арасыннан Җәлил театры янындагы бәйрәмгә дә, Камал театры эчендә-тышында буласы чараларга да җитәрлек кеше җыеп булыр иде, дип уйлыйм.
Шигырь бәйрәме – Язучылар берлеге һәм Мәдәният министрлыгының еллык календарендә иң мөһим чараларның берсе. Әйе, ул – яңартуларга мохтаҗ булган вакыйга, әмма бу яңарту урын алыштыру хисабына гына башкарылырга тиеш түгелдер дип саныйм.
Яңа Камал бинасында милли-мәдәни тормыш котырып кайнап торырга тиеш, чөнки ул урынга үз чарасы белән килеп утырырга теләүчеләр буа буырлык, безгә пассив булырга һәм, горурлыкка бирелеп, ул киңлектән баш тартырга һич ярамый. Ләкин 60 елдан артык тарихы булган брендтан ваз кичү дә дөрес түгел. 26 апрельдә Җәлил театры янында да, яңа Камалда да бәйрәмнәр булсын. Теләк-максат булган очракта, министрлык, берлек, театрлар башкарып чыкмастай эш түгел бит инде, – ди ул.
Татар зыялыларының Шигырь бәйрәмен уздыру урынын күчерүгә карата фикерләрен «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова язды.