news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Шәйхин Шәриф Камал шигырьләренең җыентыкларда басылып чыкмау сәбәбен әйтте

Айдар Шәйхин Шәриф Камал шигырьләренең җыентыкларда басылып чыкмау сәбәбен әйтте
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Милли музее филиалы – Шәриф Камал музее мөдире Айдар Шәйхин «Хәзерге мәдәни һәм фәнни институцияләрдә Шәриф Камал мирасын актуальләштерү» дигән түгәрәк өстәлдә Шәриф Камал мирасы турында сөйләде.

«Шәриф Камал шигырьләре басылып чыкмауның берничә сәбәбе бар: аларның әдәби сыйфаты түбәнрәк. Икенче яктан, Шәриф абый, моны аңлап, үзе үк аларны җыентыкларга кертүдән баш тарткан. Аның әсәрләр җыентыгы 1941 елда басыла башлый. Томлыкны әзерләгәндә үк, аның 1938-1941 елдагы җыентыклар нигезендә формалаштырылганлыгын искәртәләр. Шәриф Камал кайбер әсәрләрен 1938 елгы җыентыкка кертүне кирәк дип санамаган. Шулай булгач, кайбер текстларның югалуын күрәбез», - диде Айдар Шәйхин.

Аның әйтүенчә, Шәриф Камалның шигырьләрен кирилл графикасына күчергәннәр. «Бәхеткә – галимнәребез бар, һәм алар безне төзәтә. «Сада» җыентыгыннан шигырьләр алынды, «Шура», «Вакыт»та бастырылган шигырьләр кирилл графикасына күчерелә. Хатирәләрне дә тагын бер кат барлап чыктык», - диде Шәриф Камал музее мөдире.

«Шәриф Камалны күргән, белгән кешеләрдән истәлекләрне музейның иң беренче фәнни хезмәткәрләре – Зәйнәп Байгилдиева һәм Фатыйма Вәгазева 1944 елда Оренбург өлкәсе Чкалов шәһәре һәм Мордовия өлкәсе Татар Пешләсе авылына барып туплаган. Истәлекләрнең бер журналы бездә, аның күчермәсе мирасханәдә саклана. Без аны «Җыен» фонды чыгарган китапка керттек, ләкин китапка кермәгән истәлекләр дә бар, чөнки теге яки бу фактның булганын-булмаганын төгәл белмибез. Хәзерге бәя бирүчеләр өчен өстәмә бәхәсләргә сәбәп була ала ул», - дип аңлатты Айдар Шәйхин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100