Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Айдар Шәйхин Салих Сәйдәшев музее мөдире вазифасын башкаручы итеп билгеләнде
Июньнән Татарстан Милли музее филиалы – Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее мөдире вазифаларын башкару вакытлыча Айдар Шәйхинга йөкләнгән.
«Айдар Шәйхин – дин белгече, җәмәгать эшлеклесе, тәрҗемәче, Татар әдәбияты тарихы музее (Татар китабы йорты) мөдире. Айдар Әхмәдиев Милли музейның төп бинасына күчте. Милли музейда һәм аеруча филиалларда махсус проектлар, иммерсив форматлар, яңа экскурсияләр һәм музей спектакльләрен үстерү белән шөгыльләнәчәк. Драматург, журналист һәм музей хезмәткәре буларак тәҗрибәсе музейның мәдәни-агарту программаларын киңәйтүдә зур ярдәм булачак. Айдар Рәшит улына яңа вазифасында уңышлар теләп калабыз!» – дип хәбәр итте «Татар-информ»га Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.
- Айдар Әхмәдиев Салих Сәйдәшев музее мөдире итеп 2023 елда билгеләнгән иде. «Төп максатым - алдагы көннәрдә дә Салих Сәйдәшев мирасын халыкка җиткерү һәм аның аша яшь буында милли үзаңны уятуга өлешемне кертү. Бурычларымның берсе — Казанның яшь артистлары, иҗат коллективлары, музыка уку-укыту оешмалары белән, гомумән, татар музыка сәнгатенә битараф булмаган кешеләр белән дустанә мөгамәлә кору һәм музейны җанлы бер милли үзәккә әйләндерү», - дип сөйләгән иде ул «Татар-информ»га.
Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз