news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Шәйхин: Иҗатчылар үзара гына күтәргән темаларны ачык мәйданга чыгарырга телибез

Айдар Шәйхин: Иҗатчылар үзара гына күтәргән темаларны ачык мәйданга чыгарырга телибез
Фирүзә Закирҗанова

Татар китабы йорты июнь аенда Кабан күле буендагы Мәрҗани һәйкәле янында әдәбият турында әңгәмәләр уздыра башлады. 

«Без тар даирәләрдә, академик даирәдә яки иҗатчылар арасында гына күтәрелә торган интеллектуаль сораулар турында күбрәк халык белән ачык мәйданда фикерләшергә теләдек. Безнең әдәбият, мәдәният, милләт тарихы өчен кадерле, кызыклы булган урында әдәбият турында сөйләшүләр гомумән булырга тиеш. Иң беренче чиратта, әдәбиятка багышланган әңгәмәләр булырга тиеш дигән глобаль бер максатыбыз бар», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Айдар Шәйхин.

Әлегә өч очрашу узды. Айдар Шәйхин һәр дискуссиягә гадәти булмаганрак темалар алынуын әйтте. Беренче тема мөһаҗирлек әдәбияты, икенчесе әдәбиятта “милләт аналары”, өченчесе андеграунд музыка өчен язылган шигырьләр турында иде. 

Фотограф: Фирүзә Закирҗанова

Әлеге темалар белән шөгыльләнүчеләр юк дип булмый, тик алар бик үк популяр темалар түгел, диде оештыручы. Темалар төрле булгач, әдәбият белән шөгыльләнүчеләр генә түгел, башка өлкәләр белән дә кызыксынучылар килә, диде Айдар Шәйхин.

«Аларга да игътибар булсын өчен шундый дискуссияләр оештырабыз. Ачык мәйданда узгач, әле ялгыш кына узып барган тыңлаучылар да безгә килеп кушыла, чөнки анда безнең дискуссияләр кызыклы үтә. Спикер гадәти булмаган нәрсәләрне сөйләгәч, төрле тамашачы тыңлый аны», - ди ул. 

Очрашуларда бу авторларның китапларын алырга һәм укырга да була. Татар китабы йорты директоры яшьләрнең күбрәк килүен, ә өлкәнрәкләрнең онлайн каравын әйтте. Кыш көне өлкән буын белән татар йортында аралашсалар, җәен ачык һавада яшьләр белән сөйләшкәннәр. 

Фотограф: Фирүзә Закирҗанова
Дискуссияләр татар телендә үтә, шулай булса да  алар турында рус матбугат чаралары да язган. «Татар телен белми торган, рус телле кешеләр дә бик кызыксына, чөнки тема татарларга гына хас түгел, башка кешеләргә дә кызыклы», - диде Айдар Шәйхин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100