news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айдар Шәйхин: Бүген әдәбиятыбызда хыял, фантастика, фэнтези җитми кебек

Быел Башкортстан Республикасы башкаласында өченче тапкыр «Ufa.Tatar» форумы узды. «Киләчәктән урын барлыймын» темасына чыгыш ясаган Татарстан Милли музее филиалы «Татар китабы йорты» мөдире Айдар Шәйхин бүгенге әдәбият турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Айдар Шәйхин: Бүген әдәбиятыбызда хыял, фантастика, фэнтези җитми кебек
Фото: «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

«Үткәндә гел киләчәк турында уйлаганбыз. Күлтәгин язмаларында да VI-VIII гасырда төрки-татарларның киләчәге турында сүз алып барыла. Ул вакытта ук бабаларыбыз безгә мирас калдырырга уйлаган.

Шунысы кызык, без киләчәк турында уйлаганда, киләчәкнең ахыры булачагын да белгәнбез. Без һәрвакыт «апокалипсис» көтеп яшибез. Ни өчен дигәндә, мөселманнар булсак, кыямәт көне турында уйлап яшибез бит. Әгәр дөньяның ахыры бар икән – гомерең аралыгында үзеңне дөрес тотарга кирәк.

Үзебезнең киләчәк турында уйлаганда, милләтебез турында да онытмаганбыз. Фатих Әмирхан, Габдулла Тукай, киләчәк турында сүз алып барганда, прогресс, техник факторлар турында уйлаган. Мисал өчен, Фатих Әмирхан «Фәтхулла хәзрәт» фантастик әсәрендә татар халкының 30-40 елдан соң нинди булуын күзаллый.

Ә бүген әдәбиятыбызда хыял, фантастика, фэнтези җитми кебек. Безгә хыялланудан курыкмаска кирәк, – ди ул.

Форумда яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Фирүзә Гыйниятова язды.

news_right_1
news_right_2
news_bot