news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Метшин: Юлламаның мөһим тезисы – торак-коммуналь хуҗалыкны яңартуны башлау

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык юлламасы, агымдагы тышкы сәяси вазгыять шартларында, глобаль каршылыклар һәм үзгәрешләр контекстында төбәкнең стратегик өстенлекләрен чагылдыра. Дәүләт Думасы депутат Айдар Метшин шул фикерен җиткерде.

«1962 елгы Кариб кризисы ситуациясенә охшаш булган катлаулы тышкы сәяси ситуация шартларында без тынычлыкка йөз тотабыз! Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен җиңеп кайтканнан соң тыныч тормыш өчен шартлар әзерлибез», – дип белдерде ул.

«Минем өчен республика Рәисе юлламада билгеләп үткән мөһим тезисларның берсе – коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча яңа республика программасына старт бирү», – диде Айдар Метшин.

Ул, федераль илкүләм проект максатларыннан берсе булган тормыш өчен уңайлы мохиттә, торак-коммуналь хезмәтләр сыйфаты мөһим роль уйнаганын искәртте. «Рәис әйткәнчә, бу республикада яшәүче һәркемгә кагыла. Бүген иң четерекле сорауларның берсе – коммуналь инфраструктура объектлары торышы. Коммуналь инфраструктураны яңарту программасы кысаларында алдагы ун елда Россиядә тармакка бүленәчәк акча 4,5 трлн сумнан да ким булмый», – дип белдерде депутат.

«Моңа өстәмә рәвештә, республика Рәисе тарафыннан 2025 елдан коммуналь инфраструктураны моңдернизацияләү буенча яңа республика программасын башлау турында карар кабул ителгән», – диде Метшин. Ул Миңнехановның РФ Дәүләт Советында төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите буенча эшче төркем җитәкчесе булуын да искәртте.

«Минем моның шундый киң колачлы проблеманы эзлекле һәм нәтиҗәле хәл итеп, халык тормышы сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәгенә ышанычым зур», – диде Метшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100