Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Айдар Метшин: Ягулык мәсьәләсе Дәүләт Думасының көн тәртибендә булырга тиеш
Ягулык мәсьәләсе Россия халкы өчен бик сизгер тема булып кала бирә. Һәм Хөкүмәт дәрәҗәсендә дә, Дәүләт Думасы дәрәҗәсендә дә чаралар күрергә кирәк. РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин шундый фикере белән уртаклашты.
«Ягулык мәсьәләсе һичшиксез көн тәртибендә булырга тиеш. Әгәр бәя кую, сыйфат яки кытлык буенча сораулар туса, без моңа ашыгыч рәвештә җавап бирергә тиеш. Тема фикер алышу предметы булачак, бу гражданнар өчен бик сизгер мәсьәлә. Хәзер үк башларга кирәк», - дип белдерде ул «Татар-информ»га.
Ул ассызыклаганча, Россиядә мәсьәләне хәл итүгә юнәлдерелгән чаралар булдырылган һәм алар гамәлгә ашырыла. Хәзер иң мөһиме – дошманга Россия җәмгыятендә бүленеш булдыру максатына ирешергә ирек бирмәү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз