news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айдар Метшин ягулык белән бәйле вазгыять турында: Бу кыенлыкларны без җиңеп чыгачакбыз

Айдар Метшин ягулык белән бәйле вазгыять турында: Бу кыенлыкларны без җиңеп чыгачакбыз
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Илдә ягулык белән бәйле вазгыятьне кризис дип атап булмый, бу вакытлы кыенлыклар гына, дип билгеләп үтте «Татар-информ» белән әңгәмәдә Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин.

«Ягулык белән кыенлыклар бар, алар объектив һәм аңлаешлы. Безнең алда булган мөмкинлекләрне һәм ресурсларны дөрес бүлү бурычы тора. Безгә бу чорны узарга кирәк. Әмма бу кризис түгел, ә билгеле хәлләр белән бәйле кыенлыклар. Без моны һичшиксез җиңәчәкбез», – дип белдерде агентлык әңгәмәдәше.

Аның сүзләренчә, коллектив көнбатышның бу һөҗүмнәр ярдәмендә җәмгыятьтә бүленеш буенча үз максатларына ирешә алмады.

news_right_1
news_right_2
news_bot