news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айдар Метшин: Думаның VIII чакырылышы хәрбиләргә ярдәм итүне алгы планга куйган иде

Айдар Метшин: Думаның VIII чакырылышы хәрбиләргә ярдәм итүне алгы планга куйган иде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россиялеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү яңа чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары эшенең төп юнәлеше булачак. Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, парламентның һәр чакырылышы үзенчәлекле. Ул билгеләп үткәнчә, сигезенче чакырылыш өчен махсус хәрби операция белән бәйле бурычларны закон ягыннан тәэмин итү, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән карарлар кабул итү төп өстенлек иде.

«Бу - безнең Думаның үзенчәлеге. Дәүләт тарафыннан билгеләнгән социаль түләүләрне, пособиеләрне, гарантияләрне тәэмин итү өчен барлык шартларны тудыру. Бу бюджет, әлбәттә, гади түгел. Боларның барысы да - төп мәсьәләләр, алар булган, бар һәм булырга тиеш», - диде Метшин.

Депутат, Дәүләт Думасының яңа чакырылышы турында сөйләгәндә, аның үзенчәлеген вакыт күрсәтәчәген искәртте. Шул ук вакытта, аның фикеренчә, гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту төп юнәлеш булырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot