Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Айдар Метшин: «Татар-информ»ны укыйлар, аңа ышаналар
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айдар Метшин «Татар-информ»ны 35 еллыгы белән котлады.
«Агентлык тарихы турында җентекләбрәк белү өчен чыганакларга мөрәҗәгать иттем һәм газетаның бер чыгарылышында, ул вакытта әле «Советская Татария»дә (бүген – «Республика Татарстан»), агентлыкның эшли башлавы турында язмага юлыктым. Агентлыкның баш мөхәррире Гомәр Богдалов анда билгеләп үткәнчә, мәгълүмат агентлыгының төп максаты – «оператив һәм объектив мәгълүмат чыганагы булу», - дип сөйләде Метшин.
Аның фикеренчә, бүген агентлыкның беренче җитәкчесе куйган максатка тулысынча ирешелгән дип әйтергә мөмкин.
«Татар-информ» - медиаөлкә укучылары һәм профессионаллары өчен дөреслек һәм оперативлык синонимы. Әгәр агентлык мәгълүмат урнаштырган икән, димәк, монда уйдырмаларга яки гайбәтләргә урын юк, анда бары тик тикшерелгән фактлар һәм чыганаклар гына», – диде депутат.
Ул искәртеп үткәнчә, «Татар-информ» материалларының сыйфаты агентлыкның төрле рейтингларда (әйтик, гаммәви мәгълүмат чараларында телгә алыну буенча) лидер булуы белән дә раслана.
«Татар-информ»га сылтама ясыйлар, аны укыйлар, аңа ышаналар», – дип сүзен төгәлләде Айдар Метшин.
Динара Прокопьева
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз