news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айдар Метшин республика халкын Татарстан Конституциясе көне белән котлады

Айдар Метшин республика халкын Татарстан Конституциясе көне белән котлады
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Айдар Метшин республика халкын ТР Конституциясе көне белән котлады. Котлауны ул Телеграм-каналына куйган.

Метшин билгеләп үткәнчә, бу көн төбәк өчен аерым әһәмияткә ия, чөнки нәкъ менә Конституция гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен гарантияли, дәүләтчелек нигезләрен билгели һәм Татарстан халыкларын берләштерә.

«Бу дата күпмилләтле республикабызның бердәмлеге, татулыгы һәм чәчәк атуы символы булсын», - дип өстәде депутат.

Мөрәҗәгать азагында Айдар Метшин татарстанлыларга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм барлык башлангычларында уңышлар теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot