Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Айдар Метшин: Ана капиталы программасы яңартуга мохтаҗ
Дәүләт Думасы гаиләне ныгыту, традицион кыйммәтләрне яклауга юнәлдерелгән карарларны закон нигезендә формалаштыра. Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Бу - демография мәсьәләсенә караган төп моментлар. Бүген илебезнең стратегик, илкүләм иминлегенә бәйле вазгыять урнашты. Шуңа күрә демографик проблеманы хәл итүгә юнәлдерелгән өстәмә чараларны закон нигезендә кабул итәрбез дип ышанам», - дип белдерде ул.
Метшин искәрткәнчә, элегрәк гаиләләргә ярдәм итү өчен ана капиталы программасы кабул ителгән иде. Татарстанда гына да әлеге программа гамәлдә булган чорда 400 мең гаилә ана капиталы алган.
Әмма, депутат сүзләренчә, хәзер ана капиталы программасын яңартыр вакыт җитте, РФ Хөкүмәтендә дә шул хакта сөйлиләр.
«2007 елда гамәлгә ашырыла башлаганнан алып 2016 елга кадәр ул башта тотрыклыландыру, ә аннары туучылар санын арттыру бурычын үтәде. Алга таба беренче баласы туган гаиләләргә ярдәм итү мөмкинлеге барлыкка килде. Ләкин бу икенче баласын табучыларның артуына китермәде. Хәзер без бала табуда өстәмә ярдәм кирәклеге турында сөйлибез», - дип искәртте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз