Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Айдар Метшин Думага Татарстаннан сайланган депутатлар хәл итәчәк төп бурычларны атады
Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин Татарстаннан сайланган парламентарийларга республика һәм аның халкы мәнфәгатьләрендә хәл итәргә туры киләчәк беренче чираттагы бурычларны атады. Ул эшнең өч юнәлешен билгеләде.
«Беренчесе – закон чыгару эше. Бу законнар, иң беренче чиратта, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү чараларын алга таба киңәйтүгә юнәлдерелгән. Минем һәм минем командам тарафыннан «Җиңү. Геройларның өйгә кайтуы» проекты кысаларында башланган эш дәвам итеп кенә калмаячак, ә яңа сыйфат дәрәҗәсенә чыгачак», – дип белдерде депутат.
Икенче юнәлеш – муниципалитетлар, ТР Дәүләт Советы һәм ТР Хөкүмәте белән үзара бәйләнештә сайлаучыларның наказлары белән эшләү. «Бу – гражданнарны кабул итү, шулай ук сайлаучыларның сораулары буенча йөкләмәләрнең үтәлешен күзәтү», – дип искәртте парламентарий.
Метшин билгеләп үткәнчә, өченче юнәлеш – депутатларның Татарстанга өстәмә федераль акчалар җәлеп итү буенча эшче төркемнәр составындагы эшчәнлеге.
Парламентарий шулай ук ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның ТР Дәүләт Советына юлламасындагы тезисны искә төшерде. Аерым алганда, республика җитәкчесе республика мәнфәгатьләрендә бердәм эшләү, федераль дәрәҗәдә аның позицияләрен яклау, сайлаучыларның проблемаларын хәл итү һәм аларның наказларын тормышка ашыру Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатларының төп бурычы булуын искәртте.
«ТР Рәисе йөкләмәсе буенча Дәүләт Думасы депутатлары ТР Хөкүмәте белән үзара бәйләнештә 2027-2029 елларга исәпләнгән федераль бюджет турында закон проектын формалаштыру кысаларында республика чараларын дәүләт программаларына, илкүләм проектларга кертү буенча тиешле федераль органнар белән оператив эш алып бара», – дип сүзен төгәлләде Метшин.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз