Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Айдар Метшин: Мөхәммәтшин - бүгенге Татарстан архитекторларыннан берсе
РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айдар Метшин Фәрит Мөхәммәтшинны, аның республика Дәүләт Советы Рәисе вазифасыннан китүен шәрехләп, бүгенге Татарстанның архитекторларыннан берсе дип атады.
«Сәясәттә какшамас баганалар, системаның нигезен төзүчеләр һәм аның яшәү сәләтен, ныклыгын тәэмин итүчеләр бар. Фәрит Мөхәммәтшин - нәкъ менә шундый фигура. Ул бүгенге Татарстанның архитекторларыннан берсе», - диде Метшин «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.
Түбән Каманың элеккеге мэры Мөхәммәтшинга республика формалашуның катлаулы чорындагы эше өчен рәхмәт белдерде.
«Барыннан да элек Фәрит Хәйрулла улына советлардан соңгы катлаулы елларда ныклык, зирәклек күрсәткәне, республикага тугры калганы өчен рәхмәт белдерәсем килә. 90нчы елларда нинди сынаулар аша узарга туры килүе турында үзенең дә берничә тапкыр сөйләгәне бар. Әмма аның принципиаль позициясе, ватанпәрвәрлеге республикабызның үзенчәлеген саклап калырга ярдәм итте», – дип белдерде депутат.
Метшин сүзләренчә, Мөхәммәтшинның республика җитәкчелегендә эшләве хезмәт итү үрнәге булды.
«Аның башта Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, аннары Рөстәм Миңнеханов командасында эзлекле эшләве - Ватанга һәм кешеләргә хезмәт итү үрнәге. Ул һәрвакыт республика позициясен белдерде һәм аны яклап чыкты. Без, Дәүләт Думасының Татарстаннан сайланган депутатлар корпусы, аның федераль дәрәҗәдә мөһим карарлар кабул итүгә ничек ярдәм иткәнен, төрле дәрәҗәдәге депутат корпусларының үзара мөнәсәбәтләрен ни рәвешле җайга салганын яхшы беләбез. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле Фәрит Хәйруллович!» - дип белдерде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз