news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айдар Метшин: Махсус хәрби операция катнашучылары өчен социаль гарантияләр арттырылды

Дәүләт Думасының бүгенге утырышында махсус хәрби операция катнашучылары өчен социаль гарантияләр темасы төп мәсьәлә булды. Бу хакта Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзасы Айдар Метшин телеграм-каналында хәбәр итте.

Махсус хәрби операция барышында хәрби бурычлар үтәгән аерым категория гражданнарга «Хәрби хәрәкәтләр ветераны» статусын бирүне күздә тотучы закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

Инициатива нигезендә, хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы 2022 елның 1 октябреннән 2023 елның 1 сентябренә кадәр Россия Саклану министрлыгы белән махсус формированиеләрдә хезмәт итү турында килешү төзегән һәм хәрби бурычлар үтәүдә катнашкан затларга биреләчәк. Хәрби хезмәт барышында инвалидлык алучылар хәрби хәрәкәтләр инвалиды статусын алачак.

РФ саклану министры урынбасары Анна Цивилева аңлатканча, закон проекты шулай ук штурм бригадаларында катнашучыларга да кагыла. Айдар Метшин сүзләренчә, бу тема гражданнарда зур кызыксыну уяткан, шәхси кабул итүләрдә һәм язма мөрәҗәгатьләр белән бик күп сораулар килә.

Метшин Саклану министрлыгына башка хокукый статуслы затларга бердәм үрнәктәге хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыкларын бирү тәртибе турында күп тапкырлар мөрәҗәгатьләр юллаган, һәм бүген Дәүләт Думасы депутатлары бу юнәлештә мөһим адым ясады.

Моннан тыш, өченче укылышта Хезмәт кодексына үзгәрешләр кабул ителде. Моңарчы махсус хәрби операция катнашучыларына элеккеге эш урынына кайту өчен өч ай вакыт кына бирелә иде. Бу вакыт дәвамында кире кайтмаган очракта, хезмәт килешүе гамәлдән чыгарыла ала иде. Яңа инициатива бу вакытны реабилитация һәм дәвалану узу өчен озайтырга мөмкинлек бирә, өстәвенә дәвалану вакыты өчен түләнәчәк.

Айдар Метшин билгеләп үткәнчә, кабул ителгән карарлар махсус хәрби операция катнашучылары өчен социаль гарантияләр тәэмин итүдә һәм аларның эшләү һәм хәрби хезмәттән соң дәвалану хокукын яклауда мөһим адым булып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot