Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Айдар Метшин Мәскәү госпиталендә хәрбиләрне Россия көне белән котлады
Татарстаннан Дәүләт Думасында депутат Айдар Метшин Мәскәүдә Н.Н.Бурденко исемендәге Клиник госпитальдә махсус хәрби операциядә катнашучы татарстанлылар янында булды.
«Сезгә, геройларыбызга, илебезнең, Ватаныбызның милли мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итүегез өчен рәхмәт белдерәсем килә, – дип билгеләп үтте Айдар Метшин һәм хәрбиләрне Россия көне белән котлады. - Без гаскәрләребезнең Курск җирен азат итүләрен, бүген яңа өлкәләрдә актив һөҗүм алып баруларын, тылның нык булуын күрәбез. Безнең илнең үзенчәлекле көче – бердәмлектә».
Депутат очрашкан хәрбиләр арасында Шанс кушаматлы Алексей Орлов бар иде, ул Түбән Камада танылган Территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе, Түбән Кама гуманитар хәрәкәте лидерларының берсе Лариса Орлованың улы. Алексей Курск өлкәсендә хәрби хәрәкәтләр барышында авыр җәрәхәтләр ала. Ул һәм аның хәрби иптәше Шопен кушаматы Александр белән савыгып киләләр.
«Без ярдәм һәм догалар көчен тоябыз. Нык тыл булмаса, безгә күпкә катлаулырак булыр иде. Фронт белән тыл арасындагы бу өзелмәс элемтә. Безнең гаиләләрнең үз проблемалары белән ялгызы гына калмаулары, һәрвакыт ярдәм булуы сизелеп тора», - дип уртаклашты хәрбиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз